ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Якшәмбе көнне район үзәгенең ял көннәрендә була торган гадәти талгын тормышына үзгәреш керде: көзнең иң әһәмиятле спорт чараларыннан берсен уздырганда, машиналар ике аягында хәрәкәт итүчеләргә – “Милләтләр кроссы”нда катнашучыларга юл бирергә мәҗбүр булды. Кояшлы җылы көн бүләк итеп, табигать  үзе дә  йөгерүчеләргә ярдәм итәргә уйлады булса кирәк.
Узган  атнада республикада  һәм  районда  бик күп  еллардан бирле уңышлы эшләп килүче “Чыпчык”  подстанциясендә  мемориаль  такта ачылды.

21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында  Казанда “Рубин” спорт клубы  базасында узган Беренчелектән  Биектау районы футболчылары тагын бер  җиңү яулап кайттылар.  Бу юлы бүләкләргә 1997-1998 елгы спортчылар лаек булды.
“Бр-р-р... Салкы-ы-ын!” Мондый сүзләрне хәзер адым саен ишетәбез. Олысы да, кечесе дә еш кабатлый аларны. Ул салкыннан өйгә кереп тә качып булмый бит. Үзәк җылыту системасы белән ягыла торган фатирларда яшәүчеләр җылы килгәнен түземсезләнеп көтә. Көзге салкыннар да болай тиз килер, дип кем уйлаган?!
22 сентябрьдә Зәйдә "Ялчыгол укулары" оештырыла. Икенче тапкыр узучы укулар күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган. Республикакүләм чарага Башкортстан, Дагыстаннан да кунаклар килер дип көтелә.
Татарстан җитәкчелеге республикада электрон хезмәтләрдән файдаланучылар санын арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Бу максатка ирешүнең иң нәтиҗәле юлларының берсе - “IT-чемпион” бәйгесе. Бүген Казанда конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Бүгеннән башлап татарстанлылар республикада дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау турындагы дәүләт программасының үтәлешен шәхсән күзәтеп бара алачак. Бу максаттан Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы махсус сайт эшләтеп җибәрде.
Дөньяда ВИЧ-инфекция белән авыручылар кими башлаган. Илебездә исә мондый уңай нәтиҗәләр белән мактана алмыйлар. Замана чире белән авыручылар исәбе бездә шактый тиз темплар белән миллионга якынлаша. ВИЧ белән бәйле вәзгыять көннән-көн катгыйлана, дип чаң суга әлеге авыру белән көрәшүчеләр.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
ГТО комплексы кысаларында яшьләр арасында ватанпәрвәрлекне арттыру, армиягә физик әзерлекләрен тикшерү уңаеннан 22 сентябрь – 7 октябрь көннәрендә «Алга, яшь армеецлар!» хәрби-спорт уеннарының зона этабы үткәрелә.
Республикабызда наркоманнар исәбе азайган. Ел башында наркодиспансерда исәптә торучылар саны 9713 кеше булган. Хәзерге вакытта бу сан 1 процентка кимегән. Мондый уңай тенденция алга таба да сакланыр, дип өмет итә полиция хезмәткәрләре. Наркоманнарга карата кулланыла башлаган катгый чаралар да бу юнәлештә ярдәм итәр, мөгаен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International