Зәйдә - Ялчыгол укулары

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе







22 сентябрьдә Зәйдә "Ялчыгол укулары" оештырыла. Икенче тапкыр узучы укулар күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган. Республикакүләм чарага Башкортстан, Дагыстаннан да кунаклар килер дип көтелә.



Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов "Ялчыгол укулары"ның танылган дин галиме Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның мирасын, хезмәтләрен өйрәнү, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан оештырылуы хакында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

 


"Без бу чараны ел саен үткәрүне гадәткә кертергә телибез. "Ялчыгол укулары" ул мәгърифәтче дин әһеле мирасына кагылышлы фикер алышу да булып тора. Ялчыгол мирасын, хезмәтләрен әле шактый өйрәнәсебез бар. Мәсәлән, ул Төркиянең Диәрбәкер шәһәрендә 14 ел булдым дип яза, ә галимнәр 4 ел диләр. Ялчыголның Төркиядәге эшчәнлеге белән дә кызыксынасы, эзләрен табасы иде. Быелгы "Ялчыгол укулары"нда аның хезмәтләрен өйрәнүчеләрнең төрле фикерләрен ишетербез дип көтәм. Шулай ук укуларга җыелган дин әһелләре, галимнәр, Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр танылган шәхеснең каберен зыярат кылып, аның рухына догалар да кылыр. Без чарага Татарстаннан, Башкортстаннан, Дагыстаннан дин әһелләрен, галимнәрне, Ялчыгол мирасы белән кызыксынучыларны чакырдык", - диде Сәгыйть хәзрәт.

 


Оештыручылар хәбәр иткәнчә, “Ялчыгол укулары” "Ялта-Зәй” ял базасында уздырыла. Т.Ялчыгол Зәй районының Имәнлебаш авылында җирләнгән. Зәйнең җәмигъ мәчете аның исеме белән аталган.

 


Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.

 


Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган: Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" ("Ваемсызларны искәртү"), Тыйльми табиб" һ.б. Болар арасында фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игьтибарга лаек, чөнки алар элек-электән укылып, өйрәнелеп килә. "Тәварихы Болгария" (1805 – аны кайчак "Тәварихы Болгар" дип тә йөртәләр.) – жанры белән шәҗәрәи, ягъни нәсел – нәсәбне гәүдәләндергән ядкяр.

 


Әдипнең икенче күренекле әсәре – чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле "Рисаләи Газизә" ядкяре (1806). Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан (372 бит), аннан соң Казанда күп тапкырлар дөнья күргән. Аның кулъязмалары да шактый, халык та әсәрне яратып укыган. Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган. Аның гаять популярлыгына бер мисал: Тукай үзенен " Исемдә калганнар " әсәрендә: "Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә мин ян тәрәзә төбендә "Рисаләи Газизә" укып утыра идем", - дип яза.

 


"Рисаләи Газизә " – Урта Азиядә яшәгән, чыгышы белән татар булган атаклы Суфый Аллаярның (1616 -1713)" Сөбател – гаҗизин " ("Көчсезләрнең ныклыгы") әсәренә шәрех.

 


Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хузур" нәшрият йорты "2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы" кысаларында әлеге хезмәтләрнең яңа басмаларын әзерләп бастырды һәм укучыларга тәкъдим итте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International