ВИЧ-инфекциядән тәртипле тормыш кына сакламый

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе






Дөньяда ВИЧ-инфекция белән авыручылар кими башлаган. Илебездә исә мондый уңай нәтиҗәләр белән мактана алмыйлар. Замана чире белән авыручылар исәбе бездә шактый тиз темплар белән миллионга якынлаша. ВИЧ белән бәйле вәзгыять көннән-көн катгыйлана, дип чаң суга әлеге авыру белән көрәшүчеләр.



Чирек гасыр тирәсе элек илебезгә СПИД дигән чир турында беренче хәбәрләр килеп ирешә башлый. Шул чакта бөтен ил буенча СПИД белән көрәш үзәкләре ачу турында карар чыгарыла.


- Илгә нибары 100 очрак булган бу елларда әлеге үзәкләр хәтта бүлеп бирелгән акчаларны аклау өчен безгә бер генә авыруны булса да табып бирегез дип мөрәҗәгать итәләр иде, - дип искә төшерә СПИДны кисәтү һәм көрәш буенча федераль фәнни-методик үзәк җитәкчесе Вадим Покровский.


Бу вакытта ВИЧ-инфекция гомосексуалистлар, наркоманнар, һичьюгы Африкада яшәүчеләр авыруы дип саналган. Гади халыкка бу чир беркайчан да кагылмас кебек уйланыла. Әмма инде күп тә үтми, СПИД-үзәкләренең дә кирәге чыга башлый. 1991-1993 елларда 1000гә якын очрак булса, бүген инде ВИЧ-инфекциялеләр саны 800 меңнән артып киткән.


Чир алга таба да таралыш алачак. Шуңа да замана чире белән көрәшкә бөтен көчне куярга кирәк, ди СПИДка каршы торучылар. Бу авыруны кисәтү, ачыклау һәм дәвалауга тиешле игътибар булмаган очракта, вәзгыятьнең тагын да кискенләшүе бар.


Республикабызда СПИД һәм ВИЧ-инфекция белән көрәш үзәге 1989 елда барлыкка килә. Бу көннәрдә әлеге оешма үзенең 25 еллыгын бәйрәм итә. Юбилей чаралары кысаларында Казанның “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә “Татарстанда ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип исемләгән фәнни-гамәли конференция узды.


Агымдагы елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 17 649 очрагы теркәлгән. Күзәтелгән вакыт аралыгында ВИЧ-инфекцияле 3 686 авыру үлгән, шул исәптән СПИДтан – 676 кеше. Диспансерда исәптә ВИЧлы 11 мең 108 авыру тора. ВИЧ белән йогышлы аналардан 2 140 бала туган, 90 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.

 


Республикабызның СПИД-үзәге ил күләмендә иң алдынгылардан санала. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин аның эшчәнлегенә югары бәя бирде. ВИЧ-инфекция белән көрәш республикабызда нәтиҗәле һәм комплекслы итеп оештырылган.


- Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып ВИЧ-инфекцияне дәвалауда антиретровируслы терапия куллана башлый. Дәвалау белән 42 процент авыручы колачланган, бу россиякүләм күрсәткечләрдән 1,5 тапкырга күбрәк. Югары квалификацияле белгечләр һәм иң заманча технологияләр белән җиһазланган үзәкнең ике корпусында елына 2 500 миллионга кадәр тикшеренү үткәрергә мөмкинлек бар, - дип сөйләде Гадел Вафин.


Республикабызда СПИД белән вәзгыять шактый тотрыклы булса да, Россиянең бөтен төбәкләрендә дә алай түгел. Конференциядә бик күп куркыныч статистик мәгълүматлар яңгырады. Әйтик, безнең ил инфекцияләнгәннәр саны буенча 9 урынга менгән (беренче урыннарда – Африка илләре). Иркутск, Самар, Свердлау, Ленинград өлкәләрендә авыручылар аеруча күп– биредә яшәүчеләрнең 1-1,5 проценты ВИЧ-инфекцияле. Аллага шөкер, республикабыз бу исемлектә юк. Әмма вәзгыятьне әз генә дә кулдан ычкындырырга ярамый, ди белгечләр. Барысы да хәтта 1 ел эчендә төптән үзгәрергә мөмкин.

 


90нчы елларда ВИЧ-инфекцияне йоктыручылар, нигездә, яшьләр булса, бүген яңа ачыкланган очракларның яртысыннан күбрәге 30-40 яшьлекләр арасында. Авыруның элеккечә энә аша күчү очраклары күп булса да, җенси юл белән йоктыручылар артканнан-арта бара.


Шулай ук ВИЧ-инфекция очраклы җенси мөнәсәбәтләр вакытында йоктырыла дигән калыплашкан фикер яши. Вадим Покровский сүзләренчә, бу һич кенә дә алай түгел икән. Чир күп очракта даими сексуаль партнерлардан иярә. ВИЧ-инфекцияне беренче җенси мөнәсәбәт вакытында эләктерү мөмкинлеге нибары 1 процент кына. Инфекцияләнгән кеше белән 1 ел яшәгәндә чирне йоктыру ихтималы 30 процент, 3 ел яшәгәндә - 90 процент, дип сөйләде ул.


ВИЧ-инфекция белән көрәшкә илебездә ел саен миллиардлар тотыла. Киләсе елга, әйтик, бу максатларга 4 миллиард сум бүлү вәгъдәләнгән. Шуларның 3,5 миллионы инфекция йоктырган кешеләрне дәвалау препаратларына, 0,5 миллиард - яңа очракларны ачыклауга. Әмма белгечләр сүзләренчә, финанслау җитәрлек күләмдә түгел. Ел саен ВИЧлы кешеләр исәбе арта бара, ә бүленгән акчалар күләме шул ук дәрәҗәдә кала. Бездә дөнья күләмендә кабул ителгән ВИЧтан саклану чараларының яртысы гына кулланыла икән. Болай булганда, илебездә ВИЧ алга таба да үсеш алачак дип, бик үк сөенечле булмаган нәтиҗә ясадылар конференциядә.

 

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International