Быелгы IT-чемпион Яшел Үзән районында яши

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе







Татарстан җитәкчелеге республикада электрон хезмәтләрдән файдаланучылар санын арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Бу максатка ирешүнең иң нәтиҗәле юлларының берсе - “IT-чемпион” бәйгесе. Бүген Казанда конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.



Әлеге конкурс беренче тапкыр 2013 елның март аенда игълан ителгән иде. Аны тулысынча тәмамлау ел ахырына планлаштырылды. Конкурс нәтиҗәләре исә республика халкын һәм Татарстан җитәкчеләрен чын мәгънәсендә таң калдырды. Бәйгедә барлыгы 253 мең укучы катнашты. Алар якынча 320 меңнән артык өлкән буын вәкилен республиканың электрон хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтте. Конкурс ярдәмендә республикада электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр саны 60 процентка артты, ә порталдагы шәхси кабинетлар саны исә ике тапкырга күбәйде.

 


Әле алай гына да түгел, проектны россиякүләм дәрәҗәдә дә билгеләп үттеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә “IT-чемпион” бәйгесен 2014 елда да оештырырга кирәк, дип белдерде.

 


Электрон түләүләр аша... Парижга

 


Ниһаять, “IT-чемпион”-2014 бәйгесенең беренче этабына да нәтиҗә ясар вакыт җитте. Җиңүчеләрнең исемнәре дә билгеле инде. Быел конкурста катнашкан 102 мең мәктәп укучысы 117 меңнән артык (!) татарстанлыны республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләреннән файдаланырга өйрәткән. Бу эшчәнлеккә иң зур өлеш керткән укучы исә – Яшел Үзән районының Осиново авылы егете Андрей Дырин. Ул “IT-чемпион”-2014 бәйгесенең беренче этабында 2250дән артык балл җыеп, абсолют җиңүче булып танылды. Без аның әтисе Валерий Дырин белән элемтәгә кердек.

 


- “IT-чемпион” бәйгесе гаиләбезгә чын мәгънәсендә ныклап үтеп керде. Ул безнең тормышыбызның бер өлеше кебек. Улым да, кызым да әлеге конкурста инде икенче ел бик теләп катнашалар. Узган ел да безнең тырышлыкны бәйгене оештыручылар да югары бәяләде – Парижга, Диснейлендка путевка бүләк иттеләр. Гаилә белән бергәләшеп рәхәтләнеп ял итеп кайттык, - дип сөйләде “Intertat.ru” газетасына гаилә башлыгы.

 


Валерий Дырин сүзләренә караганда, ул Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы белән 2012 елда ук “дуслашкан”.

 


- Ул чорда әлеге сайтны эшләтеп кенә җибәргәннәр иде бугай әле. Штрафлар, коммуналь хезмәтләр өчен акча түләүнең уңайлы юлын эзләү мине шушы порталга китерде дә инде. Шул рәвешле, 2012 елдан бирле без барлык хезмәтләр өчен дә биредә түлибез, - дип дәвам итте сүзен Валерий Дырин.

 


“Улыбызның җиңәчәгенә ышандык”

 


Валерий Дырин “IT-чемпион” бәйгесе турында балалары Андрей белән Екатеринадан белгән. Алар мәктәптән кайтып, әтиләренә әлеге конкурста катнашасы килүләре турында әйткән. Шул рәвешле, гаилә бергәләшеп туганнарын, дусларын, танышларын электрон хезмәтләр порталыннан файдаланырга өйрәтә башлаган.

 


- Дөресен генә әйткәндә, улыбызның беренче урын алачагына ышанган идек. Ник дигәндә, ул бу эшкә бөтен буш вакытын багышлады. Әлеге порталдан файдаланырга ничә кешене өйрәткәндер – анысын ук әйтә алмыйм. Тик ул бик каты тырышты, - дип “Intertat.ru” газетасына сөйләде бәхетле ата.

 


Шунысын да билгеләп үтү кирәк, быелгы конкурс узган елгы бәйге белән чагыштырганда бераз аерыла. Агымдагы елда җиңүчеләргә iPad лар түгел, ә ноутбуклар бүләк иттеләр. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сүзләренә караганда, бу – конкурста узган елда җиңү яулаган мәктәп укучылары да катнаша алсын өчен эшләнде. Беренче этап нәтиҗәләре буенча ноутбуклар һәрбер районнан иң күп балл җыйган өч укучыга тапшырылды.

 


Хәтерләсәгез, узган ел “IT-чемпион” бәйгесе кысаларында “Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын камилләштерү” темасына багышланган иҗади бәйге дә үткәрелгән иде. Быел исә аны “Иң актив мәктәп” номинациясе белән алыштырдылар. Бу, беренче чиратта, халык арасында электрон хезмәтләр порталын популярлаштыру эшчәнлегенә ата-аналарны гына түгел, ә укытучыларны да тарту максатын күздә тота. Җиңүче дип табылган мәктәпләрне исә интерактив җиһазлар комплекты һәм мобиль сыйныфлар белән бүләкләделәр.

 




P.S. Агымдагы елда Татарстан халкына электрон рәвештә 40 миллионга якын дәүләт хезмәте күрсәтергә уйлыйлар. Ә 2018 елга исә барлык хезмәтләрнең 70 проценты интернет аша башкарылырга тиеш.



Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International