ГТО комплексы кысаларында яшьләр арасында ватанпәрвәрлекне арттыру, армиягә физик әзерлекләрен тикшерү уңаеннан 22 сентябрь – 7 октябрь көннәрендә «Алга, яшь армеецлар!» хәрби-спорт уеннарының зона этабы үткәрелә.
Чара «Патриот» республика спорт-патриотик һәм хәрби чакырылышка кадәрге әзерлек үзәге тарафыннан уздырыла. Шулай ук аны үткәрүдә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика Хәрби комиссиариаты ярдәм итә.
Әлеге уеннар инде икенче тапкыр уза. Быелгысының үзенчәлеге шунда: «Алга, яшь армеецлар!»ның барлык уеннары «Патриот» үзәгенең махсуслашкан мәйданчыгында үтәчәк.
Зона этабы теоретик һәм гамәли өлештән тора һәм көн дәвамында үтә. Уеннарда белем бирү учреждениеләре командалары катнашачак.