Наркоманннарны мәҗбүриләп дәвалыйлар

2014 елның 19 сентябре, җомга





Республикабызда наркоманнар исәбе азайган. Ел башында наркодиспансерда исәптә торучылар саны 9713 кеше булган. Хәзерге вакытта бу сан 1 процентка кимегән. Мондый уңай тенденция алга таба да сакланыр, дип өмет итә полиция хезмәткәрләре. Наркоманнарга карата кулланыла башлаган катгый чаралар да бу юнәлештә ярдәм итәр, мөгаен.

 


Татарстанда нарковәзгыять полиция вәкилләре тарафыннан контрольдә тотыла.  Республикабызда даими рәвештә кисәтү чаралары үткәрелә, наркотиклар белән бәйле хокук бозулар белән актив көрәш алып барыла. Табиблар исә исәптә торучы наркоманнарны дәвалау һәм реабилитацияләү буенча киңкырлы эш алып бара. Әмма моңа да карамастан, наркомания проблемасы безнең республикабыз өчен дә актуаль булып кала бирә.

 


Республикабызда гамәлдә булган наркоманнарны тернәкләндерү программалары Россиядә иң яхшылардан санала. Бу система наркомания белән авыру кешеләрне дәвалануга мотивацияләү, аларны дәвалау һәм тернәкләндерүне үз эченә ала. Шулай ук бездә беренчеләрдән булып наркоманияне кисәтүнең яңа ысуллары кулланыла башлый. Әйтик, мәктәп укучыларын наркотик куллануга тикшерү илебезнең күп төбәкләрендә соңгы вакытта гына кертелә әле. Бездә исә инде мондый программа шактыйдан эшли.

 


Россиякүләм дәрәҗәдә дә наркомания белән көрәш буенча бер төркем чаралар кулланыла. Быелның маенда, әйтик, Россия законнарына үзгәрешләр кертелгән – хәзер суд наркомания белән авыру кешеләрне мәҗбүри рәвештә дәвалануга җибәрә ала.

 


Татарстан буенча Россия наркоконтроль федераль хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев сүзләренчә, ел саен республикабызда 3 меңгә якын наркотик куллануда шикләнелгән кеше тоткарлана. Алар һәркайсы наркодиспансерга тикшеренүгә илтелә. Әгәр дә шикләр расланса, ул исәпкә куела һәм аңа 2 мең сумнан алып штраф салына. Әмма наркоманнарның күбесе дәваланудан баш тарта.

 


Законнарга кертелгән үзгәрешләр наркомания чире белән авыручыларны мәҗбүри рәвештә дәваландыруны күздә тота. Яңалык әкренләп гамәлгә кертелә башлаган инде. Республикабызда бу чара 100 кешегә карата кулланылган (Казанда -31, Алабугада – 19, Әлмәттә – 15, Түбән Камада – 10, Яшел Үзәндә – 2, Бөгелмәдә -1).

 


Әгәр кеше суд карарын үтәүдән баш тарта икән, аңа карата яңадан штраф салырга мөмкин, шулай ук 30 тәүлеккә административ арест яный ала. 20 кешегә карата мондый җәза кулланылган да инде.

 


- Әлегә наркоманнарны мәҗбүри дәвалануга җибәрү практикасы кертелә генә башлады. Суд наркоманга карата мондый җәзаны кайчак файдалана, кайчак юк. Алга таба, билгеле, бу карарлар һәр наркотик кулланучыга чыгарыла башлар, мөгаен, - ди Эдуард Гәрәев.

 


Татарстан Республика наркологик диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сүзләренчә, наркоманны дәвалауга вакытның 5 проценты гына тотыла. Иң авыры – аны реабилитацияләү. Монысы инде озак вакыт таләп итә торган бик авыр эш. Наркологик хезмәтнең тернәкләндерү өен хастаханәдә каралган урыннар саны 109. Иң күбесе – Казанда (49 урын), Чаллыда (24), Бөгелмәдә (15), Түбән Камада (7). Россия буенча реабилитация өчен каралган урыннар белән тәэмин ителеш бездә иң югарысы.



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International