Күңелне җылыта торган көзге татарча клиплар

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе








“Бр-р-р... Салкы-ы-ын!” Мондый сүзләрне хәзер адым саен ишетәбез. Олысы да, кечесе дә еш кабатлый аларны. Ул салкыннан өйгә кереп тә качып булмый бит. Үзәк җылыту системасы белән ягыла торган фатирларда яшәүчеләр җылы килгәнен түземсезләнеп көтә. Көзге салкыннар да болай тиз килер, дип кем уйлаган?!

 


Җылы аяк киеме, пәлтә, беретка яки башлык, перчатка – соңгы бер-ике көннең аерылгысыз атрибутлары. Әлбәттә, болар гына саклап кала алмый. Күтәренке кәеф һәм ныклы рух – күңел җылылыгын югалттырмый торган ысул. Бу очракта безнең иң зур ярдәмчеләребез – клиплар. Аларның көзгә багышланганнарын тыңлагач, кәефегез һәрчак күтәренке булыр. Кайбер клипларга булган комментарийларны укыганда, юмор хисен онытып җибәрмәгез!

 


1.Илнар Гәрәев һәм Эльмира Галимова – “Көзге мәхәббәт”


 

 




Өшетердәй салкыннарда күңелне нәрсә җылытырга сәләтле? Әлбәттә, мәхәббәт. Моның шулай булуын җырчы гаилә исбат итә. Сөю очкыннарының бары тик язда гына кабынуына чын күңеленнән ышанган Илнар Гәрәев та киресенә инана. Булачак тормыш иптәшен ул яңгырлы көндә очрата. Хәләл җефете хәзер аңа юк-бар сүзләргә ышанмаска өнди. Чөнки сөю ялкыннары көзгә карап тормый, дип әйтә ул. Башкаручылар сүзләренә караганда, көзләрдә дә күңел бакчасы чәчәк ата ала икән ләбаса. Үзләре дә көзге мәхәббәт коллары булган җырчы гаилә сары көздә гашыйкларга бәхет тели.

 


2.Айдар Галимов – “Көзге җилләр”


 

 



Көзге төшенкелеккә аеруча тиз бирелүчеләргә, гомер көзенә кереп баручыларга белгечләр, мөгаен, шушы җырны тыңларга киңәш итәр иде. Көзге җилләргә “газапларны, сагышларны алып китегез”, дип мөрәҗәгать итеп кычкырсагыз, беренчедән, елның сигез аена җыелган начар энергиядән котыласыз. Икенчедән, шуның белән бергә кәеф тә тиз арада күтәрелә.




3.DJ Радик – “Көзләрем сап-сары сагыштан”


 

 




Клип башында DJ Радик үз-үзенә “Үткәннәр белән яшәмәскә!” дигән девиз куйса да, аңа тугры калмый. Сөйгән кызын бик каты сагынганга аның көзләре дә сап-сары, җырчы үзе дә ялгыз, сагышка бирелгән. Ләкин үзе шулай да шикләнеп сорау бирә: “Җаныма моң булып кем кермәс?” Башка чит-ятларны керткәнче, үзенең сөйгән ярына кайтуны хуп күрә ул.




4.Рөстәм Закиров – “Тәгәрәткән бәрәңге”

 

 




Авыл халкының көз көнендәге төп хезмәте – бәрәңге алу. Рөстәм Закиров та әлеге клибында аның михнәтен дә, рәхәтен дә күрсәтә белгән. Башта икенче икмәкне утырту, җәйге челләдә эшкәртү, көзен аны алу күренешләре дә кергән монда. Эш беткәч, уйнарга ярый дигән кебек, бәрәңге эшләрен тәмамлагач, тәгәрәткән бәрәңгене тәмләп ашау үзе ни тора! Олылар әйтмешли, “Эш эшләгәч, тәмле була аш та, чәй дә табында!” Халыкның тамагын туйдырган икенче икмәккә җырчы һәйкәл куярга тәкъдим итә




5.Лилия Муллагалиева – “Яратамын һаман да”


 

 




Яшь вакытта очрашып йөргән пар да, көтмәгәндә-уйламаганда, нәкъ менә көз көне очраша. Аралары инде күптән өзелсә дә, күңелләрендә бер-берсенә карата булган хисне тоя алар. Хәзер һәрберсенең инде үз гаиләсе, балалары, үз мәшакате...

 

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International