Башкалабыз Казанда социаль объектлар төзелешен вакытында төгәлли алганнар. Шәһәрдә гамәлгә ашырылган барлык программаларга 10 миллиард сум акча тотылган. Бер ел эчендә мәркәзебездә 20 балалар бакчасы, 18 спорт мәйданчыгы, физик тәрбия-сәламәтләндерү үзәге, ябык боз шугалагы, 1375 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм социаль ипотека программасы буенча 5 йорт сафка бастырылган.
Башкала хакимияте 2016 елда кар эретү станцияләрендә карны утильләштерү өчен 27,8 миллион сум акча сарыф итәргә җыена.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерә.
Казанда яшәүчеләр мәктәпне портал аша гына сайлый ала.
Казанда чыршы һәм нарат белән сәүдә итү урыннары ачылды.
17-18 декабрь Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында граждан хезмәткәрләре аттестациясе узды.
Бүген 2016 елның 1нче ярты еллыгына үзәк басмаларга язылу башкару буенча соңгы көн. Язылу кампниясе кысаларында республикада үзәк басмаларга 200 меңнән артык экземпляр газета һәм журналлар язылганнар.
Узган атнада Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзаларының гомуми хисап җыелышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә югары керемле культураларны игү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Мәдәният хезмәткрәләре кардан сыннар ясап, авылны бизиләр