Олы Битаманда Яңа ел чыршысын бизәделәр
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, нәни дусларын быел да Яңа ел кичәсенә чакыра. Быел кариевлылар, тамашачыларына “Кышкы әкият” (Шамил Фәхретдинов) тамашасын күрсәтә.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татарстанда талантлар белән стратегик рәвештә идарә итү” бишьеллык программасы, республикада кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә мөһим дип саный.
Бу атнада «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды. Укулар бу елның 30 ноябреннән 18 декабренә кадәр барды.
Биектау районы командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартикадасында III группада I урын яулап алды.
90 яшьлек Пелагея Павловна Марлянованың акыл зирәклеге дә сакланган, хәтере дә әйбәт, күңеле дә күтәренке. Аның әле яшәү дәрте һич тә сүнмәгән. Язмышы төрле чорлар белән бәйләнгән кеше буларак, ветеранның ул дәвер һәм үзе турында сөйләвен тыңлап утыруы да рәхәт.
Туры сүзле, принципиаль, аралашучан бу кешене районда күпләр хәтерлиләрдер. Мәгъфүр Ханнан улы Ханнанов 1976-1986 елларда Биектау район судын җитәкләде. Аннары райпода юрисконсульт булып хезмәт куйды, зур җәмәгать эше алып барды.
Парклар һәм скверлар елына багышланган чараларга әзерлек барышында агымдагы елның 17 декабрендә “Өмет” Үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре халыкка экстремистлык һәм террорчылыкка каршы тору турындагы мәгълүматны җиткерүгә багышланган акция оештырдылар.
2015 елның 9 декабрендә Бөреле мәдәният йортында башлангыч сыйныфлар һәм уртанчылар өчен "Ватан геройлары көне"нә багышланган чара уздырылды. Аны китапханәче Р.Әхмәдуллина белән мәдәният йорты методисты М.Хөснетдинова бергә әзерләделәр.
Яңа уку елы алдыннан Биектауның 3-нче мәктәбендә яңа ашханә ачылган иде. Башкаланың иң яхшы мәктәпләрендәге кебек, биредәге кызлар һәм малайлар да төшке ашка үзләренең иң яраткан ризыкларын сайлап алалар иде. Әмма ноябрь ахырында бер-бер артлы ике иң яхшы пешекченең эштән китүе сәбәпле, балаларга төшке аш әзерләү туктатылып торды.