Татарстан талантлы яшьләр ягында

2015 елның 19 декабре, шимбә

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татарстанда талантлар белән  стратегик рәвештә  идарә итү” бишьеллык программасы, республикада кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә мөһим дип саный.


Бу хакта ул “Штаб” креатив резиденциядә белдерде. Шушы көннәрдә биредә II “Талантлар ачыла” дигән экспертлар форумы уза. Кичә форум мәйданчыгына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар да килде. Сәфәров белдергәнчә, талантлы, сәләтле яшьләр үсештә булу өчен Татарстанның алдынгы компанияләре һәм предприятиеләре белән тере диалогта булырга тиеш.


Ә. Сәфәров Татарстанда кадлар әзерләү эшләре буенче кураторлык итә.Ул “Штаб” резиденциясе турында да уңай фикерләрен җиткерде. Бер елга якын вакыт эчендә бирегә республиканың талантлы яшьләре тартылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International