Мәктәп ашханәсендә ресторан ризыклары

2015 елның 19 декабре, шимбә

Яңа уку елы алдыннан Биектауның  3-нче мәктәбендә яңа ашханә ачылган иде.  Башкаланың иң яхшы мәктәпләрендәге кебек, биредәге кызлар һәм малайлар да төшке ашка үзләренең иң яраткан ризыкларын сайлап алалар иде.  Әмма ноябрь ахырында бер-бер артлы ике иң яхшы пешекченең  эштән китүе сәбәпле, балаларга төшке аш әзерләү туктатылып торды.

Четрекле мәсьәләне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзе хәл итәргә булышты. Сишәмбе көнне ул һич көтелмәгәндә төшке аш вакытында мәктәпкә килә. Район башлыгы укучылар белән сөйләшә, алар белән бер өстәл артына утырып балалар ашый торган ризыкны татып карый. Бу көнне укучыларга барытик макарон, ипи, чәй  гена бирелә.  Район башлыгы 2 көн эчендә мәсьәләне хәл итәргә кирәклеге турында катгый карарга килә. Проблеманы  контрольлек итүне дә  ул үз өстенә ала. Шул ук атнаның пәнҗешәмбе уку көнендә мәктәп ашханәсендә  балаларга ресторан ризыклары  тәкъдим итәләр. Алай гына да түгел, укучылар ризыкны берничә төрдән үзләре сайлап алалар.

Резида Мубаракова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International