Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, нәни дусларын быел да Яңа ел кичәсенә чакыра. Быел кариевлылар, тамашачыларына “Кышкы әкият” (Шамил Фәхретдинов) тамашасын күрсәтә.
Убырлы карчык, тиен балалары, Ала Карга, Актырнак һәм әлбәттә инде Карчәчәк белән Кыш бабай балаларны чып-чын әкият дөньясына алып керә. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, интермидия бик күп сюрпризлар һәм бүләкләр - болар барысы да сезне көтә!
Тамашалар декабрьнең 22нән 30на кадәр Казан шәһәре, Петербург урамы, 57 йорт, “Әкият” балалар үзәгендә,10.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә башлана.