90 яшьлек Пелагея Павловна Марлянованың акыл зирәклеге дә сакланган, хәтере дә әйбәт, күңеле дә күтәренке. Аның әле яшәү дәрте һич тә сүнмәгән. Язмышы төрле чорлар белән бәйләнгән кеше буларак, ветеранның ул дәвер һәм үзе турында сөйләвен тыңлап утыруы да рәхәт.
Пелагея Балык Бистәсе районының Авдеевка авылында крестьян гаиләсендә туган. Биш бала арасыннан иң олысы булганлыктан, эне-сеңелләре белән чагыштырганда аңа эш-мәшәкатьләр дә күбрәк эләккән. Бөек Ватан сугышы башлангач, уналты яшьлек кызны Лаеш районына окоп казырга җибәрәләр.
-Бигрәкләр дә авыр кыш булды ул, - дип исенә төшерде Пелагея Павловна еракта калган кырыс елларны. - Киез итекләр бик тиз тишелде, табанына чабата бәйләп куя торган булдык. Йончыкканлыгыбызны күреп, безне әле дә ярый озак тотмадылар, өйләргә кайтарып җибәрделәр. Шулай да без башка кызлар белән анда 1942 елның апреленә кадәр эшләдек.
Өенә әйләнеп кайткач, Поля колхоз эшенә керешә. Комсомол кыз бик актив була, бөтен эштә үзе башлап йөри. Атка атланып чыгып китә дә, авылдашларын эшкә чакырып йөри. Ә эшнең очы-кырые күренми. Кайвакыт хәтта авыл Советында кунарга да туры килә.
1943 нче елда кызны башка авылдашлары белән бергә Казанга ФЗОга җибәрәләр. Менә шулай ул хәрби заводка килеп эләгә. Көндез эшчеләргә булышып йөрсә, кичләрен дус кызлары белән госпитальгә киләләр, анда бинтлар юалар, яралыларга концертлар куялар. Тавышы матур булганга, Поляны җырчы дип йөртәләр.
Сугыштан соң ул шәһәрдә кала, ресторанга официант булып урнаша. 1951 нче елда булачак ире - ул чакта милициядә хезмәт иткән Петр белән таныша. Күпмедер вакыт кешегә фатирга кереп торалар. Гаиләдә өч бала - уллары Александр һәм кызлары Надежда белән Ирина туа. Пелагея Павловнаның ире Петр Евдокимович Марлянов Бөек Ватан сугышында катнашкан.Хатыны сүзләренә караганда, ул фронтка үзе теләп киткән, Курск дугасында көрәшкән, Япониягә каршы сугышта да булган. Бик күп медальләр белән бүләкләнгән. 1956 нчы елда аны Биектауга хәрби складка эшкә җибәргәннәр. Менә шулай итеп алар безнең районда яши башлаганнар. Соңрак ул авторемонт заводына күчә, техник контроль бүлеге начальнигы була. Пелагея Павловна әле бүген дә шул чакта завод биргән фатирда яши.
Күпме кыенлыклар кичергән сугыш чоры кешеләре белән сөйләшкәндә күңелдә үзеннән-үзе: "Шундый озын гомерлелек һәм тормышчанлык сере нәрсәдә икән соң боларның?" - дигән сорау туа.
-Мин тормышымнан бик тә канәгать, - дип өздереп әйтә Пелагея Павловна. - Ходай Тәгалә миңа ни өчен шундый озын гомер биргән дисезме? Мин моны яшь чактан ук кан бирүем, донор булуым белән бәйлим. Ирем белән 53 ел бергә гомер иттек. Кайнанам башта ук Петяның холкы дуамал булуын, аңа яраклашырга туры киләчәген аңлатып куйды. Ә мин сабыр һәм күндәм.
Дингә бөтен күңеле белән ышанган хатын хәтта атеизм чәчәк аткан заманнарда да чиркәүгә йөрүен тук татмый, Аллаһка ышана һәм шушы ышаныч аны күп бәла-казалардан коткара. Балалары үсә тө шкәч, Пелагея Павловна санитария-эпидемиология станциясенә дезинфектор булып урнаша. Бер еллык курслар тәмамлый. Җәмәгать эшеннән беркайчан да баш тартмый, профсоюз эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Пенсия яшенә җиткәч тә әле тагын биш ел эшли. "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән.
90 яшьлек юбилее хөрмә тенә зур бәйрәм оештыралар һәм Пелагея Павловнаның моңа бик тә күңеле була. Аның янына Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектау авыл җирлеге башлыгы Илшат Хөснетдинов, "Арча, Биектау районнарында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" филиалының баш табибы Мидхәт Кәримов, элеккеге хезмәттәшләре, авыл мәдәният йорты артистлары килә. Район башлыгы аны тәбрикләп, бүләк, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм чәчәк бәйләме тапшыра, бәхетле озын гомер тели.
Ветеран мондый игътибарлылыкны көтмәгән идем, ди. Бу бәйрәм аңа күп елларга җитәрлек көч биргән, кәефен күтәргән. Артистларга кушылып, үзе дә бик рәхәтләнеп җырлаган.
Шушындый олы яшьтәге Пелагея Павловна бүген кадер-хөрмәттә. Язмышында ерып чыга алмаслык катлаулылыклар булмаган өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт укый. Үзен кирәкле итеп сизә. Оныгы гаиләсендә яши, ул - барысының да яраткан әбиләре. 91 нче яшендә дә Пелагея Павловна хәрәкәтләнүне өстен күрә. Урын өстендә озаклап ятмый, буыннарын яздырып, зарядка ясап ала, һавада йөреп керә һәм, әлбәттә, кешеләр белән аралаша. Соңгы ике елда, артык юанаеп китмәс өчен, диетик ризыклар гына ашый.
Мондый тасвирлаулардан соң тагын нәрсә өстәп була инде! Өлкән буын - безгә лаеклы үрнәк. Бары шул гына.
Маргарита ТИМОНИНА