Балага мәктәпне дәүләт хезмәтләре порталы аша сайлап була

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Казанда яшәүчеләр мәктәпне портал аша гына сайлый ала.

 

Әти-әниләр һәм укучыларга мәктәпне сайлау һәм аның мәгариф программасын карау җайга салынды: Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында яңа мөмкинлек барлыкка килде. Аның аша Казанда яшәүче әти-әниләр баласына мәктәпне сайлый алачак. Моннан тыш ул мәктәпнең белем бирү программасын өйрәнү мөмкинлеге дә тудыра. Моның өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына кереп, “Мәгариф” бүлеген сайлап, “Мәгариф программалары” бүлекчәсен сайлап, кызыксындырган муниципаль район, мәгариф оешмасын күрсәтергә генә кирәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International