Башкалабыз Казанда социаль объектлар төзелешен вакытында төгәлли алганнар. Шәһәрдә гамәлгә ашырылган барлык программаларга 10 миллиард сум акча тотылган. Бер ел эчендә мәркәзебездә 20 балалар бакчасы, 18 спорт мәйданчыгы, физик тәрбия-сәламәтләндерү үзәге, ябык боз шугалагы, 1375 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм социаль ипотека программасы буенча 5 йорт сафка бастырылган.
Социаль объектлар төзүгә тотылган 10 миллиард сумның саллы өлеше Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан кертелгән инвестицияләр тәшкил итә. Фонд “Салават күпере” һәм М-14 микрорайонында социаль ипотека йортлары төзүгә 7,6 миллиард сум сарыф иткән. Яңа микрорайоннарны кулланышка социаль инфраструктура белән бергә кулланышка тапшыру турындагы таләпне дә истән чыгармыйча, биредә шулай ук балалар бакчалары да булдырыла.
Башкарма комитетның Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигулин Казан мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында хәбәр иткәнчә, Казанның Киров районындагы “Салават күпере”ндә быел беренче йорт кулланышка тапшырылды. Эксплуатациягә 1079 фатирлы тагын 4 йортны кертергә җыеналар. Шулай ук 2 тәрбия йорты да тиздән кулланышка кертеләчәк. Гомумән алганда, микрорайонның беренче чираты төзелешендә 4 квартал һәм 22 торак йорт төзелеше планлаштырылган. “Салават күпере”нең икенче чиратын торгызу эшенә дә керешкәннәр инде.
Шәһәрнең Идел буе районында М-14 микрорайонында параллель рәвештә 4 торак йорт төзелеше дә бара. Шулай ук 260 балага исәпләнгән балалар бакчасын да кулланышка кертергә әзерләнәләр. Барлыгы 45 гектар мәйданда 219 мең квадрат метр торак сафка бастырырга ниятлиләр. 2016 елның беренче кварталында 306 фатирлы йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Социаль ипотека йортларыннан кала, быел башкалабыз Казанда республикада иң зур белем йортларының берсе - 1375 балага исәпләнгән 179нчы санлы мәктәп төзелеше тәмамланды. Мәктәпкәчә тәрбия тармагын алсак, шәһәрнең барлык районнарында 20 балалар бакчасы төзелеше гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 1,8 миллиард сум акча тотылган. Бакчаларның 14е инде нәниләрне кабул иткән. Тагын 6сы ел ахырына кадәр үз ишекләрен ачачак.
- Соңгы ике елда без 50 балалар бакчасы төзедек. 2010 елдан исәпләсәк 120 балалар бакчасы сафка бастырдык. Бу зур алга китеш. Без әти-әниләрнең һәм нәниләрнең шатлык тулы күзләрен күрәбез – бу эшебезнең төп нәтиҗәсе, - дип саный Казан мэры Илсур Метшин.
Шулай ук 2015 елда 18 универсаль спорт мәйданчыгы булдырылган. Киләсе елда тагын 27 мәйданчык төзергә ниятлиләр.
Илсур Метшин фикеренчә, илдә катлаулы икътисади вәзгыять булуга карамастан Татарстан Президенты ярдәме белән Казан яхшы төзелеш темпларын саклап кала алган.
- Елны кризиста предприятиеләребез нишләр икән дигән шикле уйлардан башлап җибәргән идек. План бик киеренке булды. Һәр ел саен без нигез чокырыннан башлыйбыз һәм ел ахырында иң катгый нормативлар буенча алдан әйтелгән вакытка туры китереп социаль объектларны кулланышка тапшырырга күнеккән. Россиядә ел дәвамында социаль объектларны төзи башлап, шул ук елда аларны кулланышка тапшырган башка мондый төбәкләрне эзләп табарга кирәк әле, - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Динә ЗАРИПОВА