Казанда кар эретү өчен 27 миллион сум сарыф итмәкчеләр

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Башкала хакимияте 2016 елда кар эретү станцияләрендә карны утильләштерү өчен 27,8 миллион сум акча сарыф итәргә җыена.

 

Шул хактагы тендер РФ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Сәүдә нәтиҗәләре 25 декабрьдә билгеле булачак. Бу эш өчен финанс чыганагы – шәһәр бюджеты, диелә. Казанда стационар кар эретү камераларыннан тыш, күчмә станцияләр дә гамәлдә. Канадада җитештерелгән әлеге җиһазларны 2011 елда ук сатып алганнар. бу урамнарны кардан чистарту эшен сизелерлек тизләтә, диелә. Шулай итеп, кар төялгән үзбушаткычның стационар кар эретү камераларына кадәр барып йөрмәве нәтиҗәсендә өстәмә вакыт янга кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International