Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерә.
Кичә, 20 декабрьдә, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 290 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 209.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган: башкаладан 1754 пассажир киткән, шәһәребезгә 1624 кеше килгән.