Соңгы 8-9 елда Татарстанда балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьләр кими барды. Ләкин 2014 ел ахырындагы икътисади вәзгыять бу өлкәгә тәэсир итмичә калмаган. Бу нәрсә белән аңлатыла соң?
Яңа ел бәйрәмендә – 1-10 гыйнвар көннәрендә Казанда җәмәгать транспорты ял көннәре графигы буенча эшли.
16нчы декабрьдән алып, 22нче декабрьгә кадәр вакыт аралыгында республикада из күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 123 кеше, шулай ук эшкәртеп җитштерү өлкәсендә 118 кеше.
24 декабрь Казан ИТ-паркында V юбилей мәктәп бизнес-компанияләре ярминкәсе узачак. Чараны оештыручылар – “Яшьләр казанышлары” казан үзәге җәмәгать оешмасы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды һәм Казан ИТ-паркы.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән грантны яулау өчен III нче республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды.
Узган тәүлектә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шартлаткыч матдә турындагы хәбәрдән соң биш мәртәбә тиешле урынга барган.
«Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 82 391 гражданнар гаризасы теркәлгән. Алар нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә 82 144индивидуаль программа формалашкан һәм индивидуаль программага ия булган гражданнар белән 41 026 договор төзелгән.
Узган атнада “Радуга” Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе (Мәскәү өлкәсе, Коломна шәһәре) галимнәре тарафыннан Казанда мелиораторларларның квалификациясен күтәрү буенча оештырылган курслар узды.
Быел Бөгелмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алуны, яңа уңыш өчен туфрак эшкәртүне һәм көзге культуралар чәчүне беренчеләрдән булып «Агропродукт» ҖЧҖ имгенчеләре тәмамлады. Ә бүгенге көндә алар техниканы язгы чәчүгә әзерләү белән мәшгуль.
21 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Министрлык каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый советның 2015 елгы эшенә йомгаклар ясауга багышланган утырышы узды.