Узган тәүлектә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шартлаткыч матдә турындагы хәбәрдән соң биш мәртәбә тиешле урынга барган.
Шундый хәбәр аркасында Әлмәттә 3 нче номерлы хастаханә, ә Алексеевск бистәсендә 1 нче номерлы мәктәптәге кешеләрне эвакуацияләгәннәр.
Казанда яшәүчеләр дә "актив эш иткән" – өч мәртәбә шикле әйбер күреп шалтыратканнар. Әйтик, Восстание урамы 41 нче йортта – сумкадагы хуҗасыз чемодан, Универсиада проспекты 10 нчы йорт адресы буенча – спорт сумкасы, ә 804 нче чакрым пунктындагы тукталыш платформасында – кара пакет коткару хезмәтләрен аякка бастырган. Бер очракта да шартлаткыч матдә табылмаган.