Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспорты хезмәте ничек эшли?

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмендә – 1-10 гыйнвар көннәрендә Казанда җәмәгать транспорты ял көннәре графигы буенча эшли.


Яңа ел төнендә автобус, троллейбус, трамвай һәм метрополитенның эш сәгате төнге сәгать 2гә кадәр озайтыла. 1 гыйнварда Казанда  җәмәгать транспорты 7:00 сәгатьтә эшкә чыга һәм 23:00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә.

6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә, шәһәр гыйбадәтханәләрендә Раштуа уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылганга күрә, транспортның эш вакыты 23:00 сәгатькә кадәр озайтыла. Ә 1:30 сәгатьтә "Үзәк стадион" тукталышында аларны 6 маршрут буенча транспорт көтеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International