ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

 7 март көнне Каенлык мәдәният йортында "Яулыкларда халкым тарихы" дигән тематик кичә булып узды.Яулыклар элек-электән хатын кызның күрке булган. Кичә уңышлы, эчтәлекле һәм күңелле булып чыкты.

Урта Алат авыл мәдәният йортында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


8
март, 2016 ел
сишәмбе

Казан полицейскийлары чит кешеләрнең паспортлары белән бер үк микрофинанслау офисында ике тапкыр акча алган 44 яшьлек ир-атның эзенә төште.

11 март көнне Заманча сәнгать галереясендә «Акварель Поволжья» дигән төбәкара күргәзмә эшли башлый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март уңаеннан журналистлар белән үткәрелгән очрашуда хатын-кыз ярдәмчеләренең эшен ничек бәяләве хакында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Владимир Путинның күптән түгел автокалага кылган сәфәре лаеклы узды һәм ул федераль хакимият тарафыннан республикага күрсәтелгән ышаныч хакында сөйли.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, иртәгә томан төшү һәм күз күременең кисәк начараюына бәйле рәвештә, һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү өчен 3 миллиард сумга якын (шуның 1,5 миллиарды – чәчү кампаниясен үткәрергә) акча кирәк. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре запас частьләр сатып алуга 1,1 миллиард сум акча тоткан, бу – тиешле күләмнең 73 проценты дигән сүз. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


6
март, 2016 ел
якшәмбе

Әллә замана – безне, әллә үзебез замананы үзгәрттекме: бүген Сабан туйларында ир-атлар мәйданнан читкә качу җаен эзләсә, келәмгә хатын-кызлар чыгып бил алыша башлады. Берәүләр моны: “Тамаша!” дип бәяли, икенчеләре: “Юләрлек!” дип кул селти, ә кулына сөлге алып көрәшүче кызлар, маңгайдагы тирен сөртеп: “Чын спорт!” дип борын чөя.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International