Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, иртәгә томан төшү һәм күз күременең кисәк начараюына бәйле рәвештә, һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.
“8 мартта төнлә һәм көндез Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан, бозлавык күзәтелә, томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими”, - дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Шулай ук юеш кар, яңгыр ява. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә 0-5 градус салкын булса, көндез терекөмеш баганасы 0-4 градуска кадәр күтәрелә. Юлларда бозлавык саклана.