Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март уңаеннан журналистлар белән үткәрелгән очрашуда хатын-кыз ярдәмчеләренең эшен ничек бәяләве хакында сөйләде.

“Безнең эштә кайбер юнәлешләр бар, анда гүзәл затлар үзләрен яхшырак хис итә һәм мәсьәләне үзләренчә хәл итә ала. Шунлыктан эшебездә хатын-кызлар гаять мөһим роль уйный. Бөтен кеше дә җитәкче була ала, ә менә ниндидер эшне яхшы башкару өчен белгечләр кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моңа мисал итеп ул Олеся Балтусова, Ләйлә Фазлыева һәм Наталия Фишманны китерде. “Балтусова тарихи үзәк өчен җавап бирә. Ул ниндидер мәсьәләләр тиешле нормалар һәм нигезләмәләргә каршы килсә, моны үзен мыскыллау буларак кабул итә. Фазлыеваның мәктәптә эшләүдә зур тәҗрибәсе бар. Ул социаль өлкәне яхшы белә. Фазлыева – үз эшенең остасы, яхшы оештыручы. Ә Фишманны без Мәскәүдә таптык һәм үзебезгә чакырып кайтардык. Ул бик тә креатив фикер йөртә, безне күп кенә кызыклы әйберләр белән шатландыруын дәвам итә”, - диде Татарстан Президенты.