Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен 3 миллиард сум акча кирәк

2016 елның 8 марты, сишәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү өчен 3 миллиард сумга якын (шуның 1,5 миллиарды – чәчү кампаниясен үткәрергә) акча кирәк. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре запас частьләр сатып алуга 1,1 миллиард сум акча тоткан, бу – тиешле күләмнең 73 проценты дигән сүз. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел язгы кыр эшләрендә 11 меңгә якын трактор, шулай ук 600дән артык чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,8 мең культиватор һәм 1 меңнән артык күпфункциональ туфрак эшкәртү агрегаты эшләячәк.


Инженер хезмәтләре алдына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны 1 апрельгә кадәр әзерләү бурычы куелган. Бу эш белән 700гә якын ремонт остаханәсе, 800гә якын авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү һәм көйләү пункты, әлеге остаханә һәм пунктлардагы 900дән артык ремонт звеносы, 3 меңгә якын механизатор һәм слесарь шөгыльләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International