11 март көнне Заманча сәнгать галереясендә «Акварель Поволжья» дигән төбәкара күргәзмә эшли башлый.
Акварель – рәсем сәнгатендә иң катлаулы техникаларның берсе булып тора. Әлеге юнәлешнең мөмкинлекләре киң һәм төрле. Акварель белән эш итү рәссамнан үтә дә игътибарлык һәм пумала белән виртуозларча эш итүне таләп итә. Кечкенә генә хата – хезмәтең “юкка чыкты” дигән сүз! Менә инде берничә буын рәссамнар бу техниканың серләрен чишә. Акварель күргәзмәсе ике елга бер мәртәбә оештырыла.

Дүртенче тапкыр оештырылган төбәкарара «Акварель Поволжья» проектында 130лап хезмәт куелган. Биредә Татарстан, Чуашстан, Ульян өлкәсе, Түбән Новгородтан килгән авторларның иҗат җимешләре урын ала. Әсәрләрнең тематикасы төрле жанрларны колачлый: портрет, натюрморт, пейзаж, китап графикасы. Күргәзмәдә катнашучылар арасында танылган акварель осталарын да - Россиянең атказанган рәссамнарыТатьяна Быкова, Владимир Величко, Павел Рыбаков, Чувашстанның атказанган рәссамнары Николай Андреев, Владимир Арапов, Валентина Милославская, Татарстанның халык рәссамнары Михаил Кузнецов, Александр Иншаков та, шулай ук яшь кылкаләм осталары иҗаты белән дә танышырга мөмкин. Алар арасында Наталья Соловьёва, Андрей Фомиряков, Светлана Волосова, Наталия Антонова һәм башкалар бар.
Күргәзмәне оештыручылар хәбәр иткәнчә, проектның максаты – югары сәнгати әсәрләрне пропагандалау, җәмәгатьчелектә акварель, графика һәм үз техникасы белән иҗат итүчеләргә игътибарны арттыру.
Заманча сәнгать галереясендә күргәзмә 3 апрельгә кадәр эшлиячәк, дип хәбәр итә проект авторлары.