Рөстәм Миңнеханов Путинның Чаллыга сәфәре хакында: “Бу ышанычка тиешле бәя бирергә кирәк”

2016 елның 8 марты, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Владимир Путинның күптән түгел автокалага кылган сәфәре лаеклы узды һәм ул федераль хакимият тарафыннан республикага күрсәтелгән ышаныч хакында сөйли.


“Килгән икән, бик әйбәт. Президент күңеле ятмаган урынга бармый. Безнең фикеребезчә, барысы да яхшы узды. Бу – безнең республикага күрсәтелгән зур ышаныч. Аңа тиешле бәя бирергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов 8 март уңаеннан журналистлар белән үткәрелгән очрашуда. Татарстан Президенты ассызыклап үткәнчә, Путин әлеге визиты белән катлаулы чор кичерүче автомобиль сәнәгатенә теләктәшлек күрсәтте.

“Кыенлыкларга да карамастан, КАМАЗ бүгенге көндә җитди үзгәреш, модернизация кичерә һәм Россия армиясенең автомобильләргә булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә”, - диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук, “Аммоний” заводындагы барлык эшләрне төгәлләү өчен, республика хакимиятенең әлеге сәфәрдән файдаланып калуын да әйтте. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, төбәк завод төзелешенә Япония инвесторларын җәлеп итү башлангычы белән чыккач, моңа күпләр шикләнеп караса да, Путин Татарстан идеясен хуплады. “Бу – заманча технологияләр кулланыла торган өр-яңа завод”, - диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International