ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2016 ел
якшәмбе
      Чараны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм авыл активистлары әзерләде. Бәйрәмдә барча халык - олысы, кечесе рәхәтләнеп күңел ачты: төрле уеннарда катнашты, балалар башкарган җырлар, биюләрне карап хозурланды. 
       Кышны озату бәйрәменең төп атрибуты - челтәрләнеп пешкән коймак, ул җылы, нур сибеп торучы кояш символы булып тора. Кояш озын салкын кыштан соң җиребезне җылыта, яз килүен тизләтә. Коймак бар кешегә дә җитәрлек итеп, мулдан әзерләнгән иде. Бәйрәм карачкы яндыру, бал белән челтәрле коймак һәм тәмле үлән чәеннән авыз итү белән тәмамланды.

       Әлеге чараны авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы әзерләде. Авылдагы үзәк мәйдан бәйрәмчә бизәлгән иде: кардан өелгән таучыкта саламнан ясалган, хатын-кыз итеп киендерелгән карачкы балкып тора, берничә урында кышны озату - язны каршылау турында плакатлар урнаштырылган, алар шарлар, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән. Болар бар да җыелган бөтен кешегә бәйрәм рухы бүләк итте. Өч сәгатькә якын барган бәйрәмдә барча халык - олысы, кечесе рәхәтләнеп күңел ачты: төрле уеннарда катнашты, балалар башкарган җырлар, биюләрне карап хозурланды. Шулай ук теләүчеләр өчен җигүле атларда авыл урамнары буйлап сәяхәт оештырылган иде - күңел ачуның бу төренә озын чират төзелде.
        Кышны озату бәйрәменең төп атрибуты - челтәрләнеп пешкән коймак, ул җылы, нур сибеп торучы кояш символы булып тора. Кояш озын салкын кыштан соң җиребезне җылыта, яз килүен тизләтә. Коймакны мәктәп пешекчеләре бар кешегә дә җитәрлек итеп, мулдан пешергәннәр иде. Бәйрәм карачкы яндыру, челтәрле коймак һәм тәмле үлән чәеннән авыз итү белән тәмамланды.


12
март, 2016 ел
шимбә

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


11
март, 2016 ел
җомга

Олы Битаман мәдәнят йорты каршында эшләүче театр түгәрәге үзешчәннәре Кече Битаман клубында  8 март бәйрәме уңаеннан  Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасыннан өзек куйдылар.

Кече Битаман клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды.

Коркачык авылы мәдәният йортында “Ягез әле, егетләр! Ял иттерик хатын-кызларны”дип исемләнгән бәйрәм -тамаша булып узды.5 әр кешедән торган 3 команда көч сынашты. Егетләребез уз көчләрен төрле өлкәдә сынап карадылар.Һәм иң мөһиме берсендә дә сынатмадылар. Узләренең аш-су остасы икәнендә, җитез һәм тапкыр булуларында исбат иттеләр. Жюри нәтиҗәләрен исәпкә алып , бәйгедә дуслык җиңде. “Дуслык белән –көчле без!” девизы астында “Кунакларга йөрешик” җыры бәйрәмнең югары ноктасы булды. 


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе
6 март көнне Гәр авылында үзешчәннәр көче белән әзерләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды. Хатын-кызларны Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, Гәр авылында урнашкан 6,7 округ депутатлары Фәния Каюмова һәм Римма Погодина котладылар. Кичә балалар чыгышы белән башланып китте. Алардан соң эстафетаны өлкәннәр алды: алар башкаруында рус, итальян телләрендә җырлар, әниләргә, хатын-кызларга багышланган шигырьләр яңгырады, шаян биюләр күрсәтелде.
        Гәрлеләр, үзләренә шундый матур бәйрәм бүләк иткән өчен, әниле-уллы Раиса һәм Добрыня Харлановларга, Лидия Зайцевага, Ирина Николаевага, Розалия Гиниятовага һәм мәктәп балаларына зур рәхмәт белдерәләр, алдагы көндә дә алардан матур чыгышлар көтеп калалар.
Әлеге чараны оештыруга Алан-Бәксәр авыл җирлегенең барлык депутатлары да үзләреннән өлеш керттеләр. Сәхнәдә кич буе Элнар Сабирҗанов, Регина Тимербулатова, Илнур Кәбиров башкаруында татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлар яңгырап торды. "Мирас" дуэты башкаруында татар, казак һәм тау халыклары биюләрен дә тамашачы бик яратып кабул итте.
Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары Алан-Бәксәр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янын һәрчак тәртиптә тоталар. Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән "Хәтер вахтасы - 2016"  кысаларында, һәйкәл территориясен кардан чистартып, батыр авылдашларыбыз хөрмәтенә үзләре ясаган венок һәм гирляндалар куйдылар.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International