Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шуңа да тамашачы бәйрәмнәрдә күңелле ял итү өчен безнең Ямаширмә мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концерт, кичәләргә бик теләп йөри.7 март көнендә дә тамаша залы тулы иде. Бары ир-егетләребездән генә торган "Егетләр солянкасы" концерты авыл хатын-кызлары өчен бик матур бүләк булды.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе республика халкына вакытында флюорография узарга киңәш итә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 11 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Һава температурасы югары күтәрелү сәбәпле Татарстанда барлык боз кичүләрен дә ябарга мәҗбүр булдылар.
Хатын-кызлар - уңышлы карьера ясарга сәләтле затлар. Соңгы елларда Россиядә гүзәл затларны ир-атлардан түбәнрәк баскычка куючылар саны шактый кимегән икән...
Икенче кечкенәләр төркемендә "Cерле чәчәк" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен шигъри юллар, җыр, бию аша якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр
Беренче кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәменә багышланган күңел ачу чарасында сабыйлар бәйрәмдә әниләрен котлап шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып Маша, Аю һәм Кояш килде.
Ямаширмә урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары "Әнием-кадерлем" дигән исем астында күңелле бәйге-кичә уздырдылар.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.