12 март көнне Алан-Бәксәр авылында үзәк мәйданда Кышны озату бәйрәме узды.

2016 елның 13 марты, якшәмбе

       Әлеге чараны авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы әзерләде. Авылдагы үзәк мәйдан бәйрәмчә бизәлгән иде: кардан өелгән таучыкта саламнан ясалган, хатын-кыз итеп киендерелгән карачкы балкып тора, берничә урында кышны озату - язны каршылау турында плакатлар урнаштырылган, алар шарлар, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән. Болар бар да җыелган бөтен кешегә бәйрәм рухы бүләк итте. Өч сәгатькә якын барган бәйрәмдә барча халык - олысы, кечесе рәхәтләнеп күңел ачты: төрле уеннарда катнашты, балалар башкарган җырлар, биюләрне карап хозурланды. Шулай ук теләүчеләр өчен җигүле атларда авыл урамнары буйлап сәяхәт оештырылган иде - күңел ачуның бу төренә озын чират төзелде.
       Кышны озату бәйрәменең төп атрибуты - челтәрләнеп пешкән коймак, ул җылы, нур сибеп торучы кояш символы булып тора. Кояш озын салкын кыштан соң җиребезне җылыта, яз килүен тизләтә. Коймакны мәктәп пешекчеләре бар кешегә дә җитәрлек итеп, мулдан пешергәннәр иде. Бәйрәм карачкы яндыру, челтәрле коймак һәм тәмле үлән чәеннән авыз итү белән тәмамланды.


       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International