15- 17 мартта Татарстанда Гагауз мәдәнияте көннәре узачак. Төп чаралар 16 мартка билгеләнгән.
7-13 мартта Казанның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте 9015 мөрәҗәгать кабул итеп алган.
Башкаланың 141 мәктәбе базасында каникул вакытында лагерьлар оештырыла. Казанда язгы каникуллар 21 мартта башлана.
Иртәгә, 15 мартта, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе "кайнар линия" ача.
Татарстан илдәге икътисади кризиска аеруча әзер төбәкләрнең берсе. Республиканы камилләштерү юнәлешләре киләсе 5 елга тулысынча билгеләнгән. Ә иң мөһиме, никадәр генә авыр булмасын, Татарстан сәнәгатьне үстерүне, яңа заводлар ачып, халыкны эш белән тәэмин итүне дәвам иттерәчәк...
Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барысы да бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә үтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 15 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында "Масленница-Май чабу" бәйрәме булып узды.
13 март көнне Каенлык авылында кышны озату бәйрәме узды.