7-13 мартта Казанның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте 9015 мөрәҗәгать кабул итеп алган.
Гадәттәгечә, чакыруларның иң күбе төрле авырулар сәбәпле килеп чыккан – 7372 мөрәҗәгать. Атна дәвамында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына 1184 тапкыр барган, 1024 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
Бала табар алдыннан әлеге хезмәт табибларына 90 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.
Казанда булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен табибларга 29 тапкыр урынга чыгарга туры килгән: 27 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 15 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше вафат булган.
Янгында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган. Шулай да табибларны 16 тапкыр гадәттән тыш хәл туган урынга чакыртканнар.