Татарстанда Гагауз мәдәнияте көннәре уза

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

15- 17 мартта Татарстанда Гагауз мәдәнияте көннәре узачак. Төп чаралар 16 мартка билгеләнгән.


Әлеге чара Гагаузия һәм Татарстан арасында һәрьяклы хезмәттәшлек һәм элемтәләрне ныгыту максатында уздырыла.16 мартта 10:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә Гагаузия һәм Татарстан язучылары, әдәбият белгечләре, тарихчылар һәм китапханәчеләр очрашуы була, гагауз әдәбияты күргәзмәсе оештырыла. Гагауз язучыларының әсәрләре Милли китапханәгә бүләк итеп бирелә һәм "Гагауз әдәбияты почмагы" ачыла.

16 мартта 18:00 сәгатьтә В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында Гагаузия сәнгать осталары концерты була. "Дюз ава" гагауз халык җыр һәм бию ансамбле, "Чаир" вокаль-инструменталь ансамбле, танылган гагауз артистлары – халыкара конкурслар лауреатлары Людмила Тукан һәм Виталий Манжул үзләренең уникаль иҗатларын тәкъдим итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International