Яз аеның кояшлы иртәсендә балалар бакчасында рус халкының “Масленица” бәйрәме үтте. Май чабу бәйрәменә балалар янына кунакка төрле персонажлар: Коймаккай, Яз, Убырлы карчык, Петрушка кунакка килде. Петрушка балалар белән бергә уеннар уйнады, җыр-биюләр башкарды. Балаларга бу персонажлар белән аралашу бик ошады. Ә соңынна коймак белән авыз иткәннән сон, пешекче апайларга рәхмәтләрен әйтеп, тау шуарга таралышты. Балалар бәйрәмнәрне бик яратып көтеп алалар, аларның йөзләрендә шат елмаю, күңел күтәренкелеге ташып торды