Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 15 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республика районнарында урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 7-12, аязган вакытта – 17 градуска кадәр салкынайта. Көндез 3-8градус салкын булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 5-8, аязганда – 11, көндез 2-5 градус салкын булачак.
16 мартка каршы төндә явым-төшем күзәтелми, томан төшү ихтималы саклана. Һава температурасы 9-14, аязганда 15-20 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.