ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

2 майда Казанда футбол буенча Россия кубогының финалын уздырырга ниятлиләр.

Татарстанда язгы кыр эшләрен башкарып чыгу 16 миллиард сумга төшә. Бу хакта "Честный разговор" программасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Бүген, 16 мартта, Татарстан мөселманнары Диния ннәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров белән очрашты.

Мартның 15 көнендә Татарстанда кеше сәламәтлегенә зыян китергән 119 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шулар аркасында 8 кешенең гомере өзелгән, ә 134 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һəм виртуоз музыкант (баян) Марс Макаров вафат булды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда якын арада һава торышының бозылуы көтелә.

Быел тын юлларының кискен вируслы инфекциясе һәм грипп дулкыны Россиянең барлык төбәкләрен чолгап алды. Татарстан да читтә калмады. Ел башыннан чир республикабызда 175 624 кешене аяктан екты. Мәгълүм булганча, иммунитеты ныгып бетмәгән нәниләр, гадәттә, чиргә бик тиз бирешә. Бу юлы да иң күп авыручылар балалар арасында. Чирләүчеләрнең 92,5 проценты - 162 меңнән артыгы шушы категориягә карый.

2015 ел дәвамында Россия балалар бакчаларында 350 меңгә якын яңа урын барлыкка килгән.

Быел чын яз апрельнең беренче ункөнлегенең азагына таба гына башлана.

Казанга бүген FIFA һәм "Россия-2018" оештыру комитеты инспекторлары килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International