Игътибар, Татарстанда һава торышы бозыла!

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда якын арада һава торышының бозылуы көтелә.

 

Бүген төнлә, шулай ук иртәгә – 17 мартта көндез, Татарстанда, аерым алганда, Казанда да буран чыгу ихтималы бик зур. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымнан да артмый. Кыска вакыт эчендә күз күреме 1 чакрымнан да түбән төшәчәк, диелә.


Шулай ук төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитеп көчәюе дә көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International