Быел чын яз апрельнең беренче ункөнлегенең азагына таба гына башлана.
Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд җиткергән. "Бездә халык: 1 март җитте – яз башлана, дип уйлый! Ләкин һава торышын хисапчылар исәбе беләнт генә көйләп булмый. Март аенда яз – сүздә генә. Ә чын яз апрельдә генә башлана", – дигән ул.