Казанга бүген FIFA һәм "Россия-2018" оештыру комитеты инспекторлары килә.
Әлеге вәкилләр Татарстан башкаласының футбол буенча Конфедерация кубогы жирәбәсен уздыру чарасына әзерлеген тикшерәчәк. Исегездә булса, әлеге чара быелның 26 ноябрендә уздырыла. Оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин жирәбә үткәрүгә әзерлекне өстенлеккә ия төп эш дип атады.