Казан спортчысы Василий Мосин бүген стентка ату буенча дубль-трапта чемпион булды. Бу хакта Россия Стендка атучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда нәфис гимнастика буенча 8-10 нчы июль көннәрендә узган Дөнья Кубогы ярышлары тәмамланды. Олимпия уеннары алдыннан уздырылган турнир Казанда 26 илдән 100дән артык спортчы кызны җыйды. Стартта катнашучылар индивидуаль программада һәм төркем күнекмәләрендә ярыштылар. Россия җыелма командасын турнирда Маргарита Мамун, Яна Кудрявцева һәм Александра Солдатова, шулай ук Халыкара нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова җитәкчелегендәге масштаблы тренерлар штабы тәкъдим итте.
Ягъни 10-нчы июль көнне, Алексеевск районында урнашкан Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында узучы V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының рәсми ачылу тантанасы үтте. Форум 9-14-нче июль аралыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Биредә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган 5 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.
Россия кызы Варвара Субботина Казанда яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча уза торган дөнья беренчелегендә фигуралы композицияләрдә беренче урынны яулады.
Чатырларда яшәү, белем бирү мәйданчыклары, мобиль экологик йорт, талантлы яшьләр – болар барысы да быелгы “Сәләт” форумын сурәтли торган символлар. «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы быел бишенче тапкыр үткәрелсә, Биләр музей-тыюлыгында фестивальгә нигез салынуга инде 20 ел вакыт узып киткән.
Бүген, 15 июльдә, "Ак Барс" көрәш сараенда ярышларның тантаналы ачылышы узды. Мәртәбәле бәйгедә дөньяның 25 иленнән 350дән артык спортчы катнаша. Россия данын яклаучы 164 спортчы арасында Татарстаннан да 8 кеше бар. Алар – Булат Гардеев, Тимур Хәбибуллин, Радик Гыйззәтуллин, Анна Третьякова, Васиф Гюллахмедов, Альберт Зәйдуллин (барысы да Чаллыдан), шулай ук Казаннан – Гадел Хәлилов һәм Роман Комлев.
14-нче июль көнне 2016-нчы елгы V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы ахырына якынлашты: соңгы көнне иң актив катнашучыларны, әйдаман абый-апаларны, оештыру комитетын, җитәкчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Агымдагы елның 4-7 август көннәрендә Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырыла. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.
2012 елдан башлап оештырыла торган чарада, гомумән алганда, 7 меңнән артык яшь кеше катнашу теләген белдергән. Биредә илебезнең интеллектуаль киләчәген булдыру максатын куялар. Ә 4 ел эчендә “Җәйге кампус”та катнашкан 100 чит ил кешесе татар телен өйрәнергә карар кылган...