Казан спортчысы Мосин – Европа чемпионы

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

 Казан спортчысы Василий Мосин бүген стентка ату буенча дубль-трапта чемпион булды. Бу хакта Россия Стендка атучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнир Италиянең Лонато шәһәрендә уза.

2012 елгы Олимпия уеннарының бронза медаль иясе, Дөнья һәм Европа чемпионатлары, Дөнья кубогы финаллары һәм этаплары җиңүчесе Татарстан спортчысы Василий Мосин ныклы җиңү яулады. Ул квалификациядә 150 мишеньның 144енә эләктереп иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Титуллы россияле ярымфиналда 30 мишеньның 27 сенә эләктерде һәм атышу нәтиҗәләре буенча алтын медаль өчен матчка узды. Йомгаклдау матчында Василий 30 мишеньга да эләктереп ныклы җиңү яулады. Икенче урынны италияле Даниэль Де Спинье алды, өченче - Англиядән Мэтью Джон Ковард-Холлей.


МА "Татар-Информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International