2012 елдан башлап оештырыла торган чарада, гомумән алганда, 7 меңнән артык яшь кеше катнашу теләген белдергән. Биредә илебезнең интеллектуаль киләчәген булдыру максатын куялар. Ә 4 ел эчендә “Җәйге кампус”та катнашкан 100 чит ил кешесе татар телен өйрәнергә карар кылган...
18 июльдә “Президент академиясенең Җәйге кампусы” V Халыкара белем бирү форумы ачылды. Шушы көннәрдә Татарстанның уникаль Иннополис шәһәре берничә көнгә Россиянең университет башкаласына әйләнде.
Инде бишенче ел рәттән "Җәйге кампус" Татарстанда уза. Бу үзенә күрә матур бер традициягә әйләнде. Безнең республикага заманча технологияләр тәҗрибәсен алырга киләләр. Татарстанда яшь талантларны ачу, аларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә дә системалы эш булдырылган. Бу исә республикада иң яхшы интеллектуаль яктан алга киткән кадрларны тупларга ярдәм итә.
“Җәйге кампус” – мөмкинлекләр территориясе
Быел кампуста 17 илдән, Россиянең 26 төбәгеннән килгән яшь кеше катнаша. Алар арасында Бөекбритания, Испания, Кытай, Израиль, Һиндстан, Сербия, Көньяк Африка илләреннән килгәннәр бар.
- Кампусның девизы "Мөмкинлекләр территориясе" дип атала. Монда килгәч мин, чыннан да, биредә мөмкинлекләрнең күп булуын аңладым. Без инглиз телендә аралашу тәҗрибәсен камилләштерәбез, төрле кызыклы мәсьәләләр чишәбез, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Казахстаннан килеп Татарстанда белем алучы КФУның 3 курс студенты Зәринә Заһидуллина.
Кампуска Татарстан делегациясе составында килгән кыз чит илләрдән Татарстанга килеп укучылар белән эшли. Аларның социаль яктан ияләшүенә ярдәм итә. Татарстан командасы исә "Җәйге кампус"та иң күпсанлысы: биредә 81 республика студенты безнең республиканы тәшкил итә.
Катлаулы мәсьәләләр –яшьләр җилкәсендә
Быел кампус катнашучыларына тормышның төрле өлкәсен колачлаган 60ка якын кейс әзерләнгән. Аларның һәрберсе эшмәкәрлек, дәүләт, тарих, җәмгыять, психология, мәдәният, сәнгать темаларына багышланган.
Кейслар арасында Татарстан проблемаларын чишүгә юнәлтелгәннәре дә бар. Алар күбесенчә технопарк, индустриаль парклар белән бәйлеләре бар. Бу исә Татарстан үсешенә генә түгел, Россия үсешенә дә яңа идеяләр кертеп җибәрергә мөмкин.
“Җәйге кампус”ның тантаналы ачылышында Россия Федерациясе Хөкүмәт рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе ректоры Владимир Мау катнашты.
– Соңгы елларда "Җәйге кампус"та туган фикерләр яңадан-яңа проектларга әверелә. Монда алган яңа белемнәр сезгә лидер булырга ярдәм итәчәк. Киләчәктә эшләр өчен безгә яңа көчләр кирәк, – ди Аркадий Дворкович.
“Чәк-чәй пешерәсем килә”
Форум дәвамында Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы икътисадчылары, сәясәтчеләре, дәүләт һәм бизнес вәкилләре безнең илебезнең иң яхшы студентлары алдында лекция укый, мастер-класслар уздыра. Биредә катнашучы Обадя рай Шагури исә, тумышы белән Һиндстаннан булса да, хәзер Мәскәүдә укый икән.
– «Җәйге кампус» проектын бит кызыклы дип таптым. Чөнки син бөтен дөнья яшьләре белән танышасың. Бу – үзеңнең тәкъдимнәрең, идеяләрең белән бүлешер өчен менә дигән урын. Җитмәсә, монда һәрбер катнашучы үзенең мәдәнияте белән дә уртаклаша, – ди Һиндстан егете.
Обадя рай Шагури исә Татарстанда әле берничә көн генә булуына карамастан, татар аш-суларының йөзек кашы булган чәк-чәккә инде гашыйк булып та өлгергән. Хәзер үзенең дә безнең милли ризыкны әзерләп карыйсы килә. Татарстан студентларын ул кунакчыл һәм һәрвакыт ярдәмгә әзер, дип тасвирлый.
Рөстәм Миңнеханов: Алдынгы карашлы яшьләр кирәк!
Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе ректоры Владимир Мау әйтүенчә, Татарстан Президенты кайсы гына проектка алынмасын, ул җимешен бирә башлый. “Җәйге кампус” белән дә нәкъ шулай булган.
– Татарстанда бишенче ел рәттән шундый чараларны кабул итү куанычлы. Безнең өчен бу мәйданчык бик кирәк. Безгә алдынгы карашлы, максатчан кешеләр кирәк. Монда булган татарстанлылар сезнең белән элемтәләр булдырсын иде. Алар белән хезмәттәшлек итәргә әзербез, – ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов “Җәйге кампус” катнашучыларын Татарстанның нефть, машина төзү тармагы, мәгълүмати технологияләр өлкәләрендәге казанышлар белән таныштырды. “Яңа төзелгән объектлардан 110-120 миллиард сум керем керә. Кайбер төбәкләр моның турында хыяллана гына ала. Биредә бары тик иң-иңнәре генә килә, һәм безнең иң яхшылары алар белән аралаша. Мондый мохит тудыру да бик мөһим”, – дип ассызыклый Татарстан Президенты.
Кампус катнашучылары исә оештыручылардан "Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, тагын кайда эшләп була?" дигән сорау яңгыратканнар. “Җәйге кампус”тан соң алар авыз тутырып, Татарстанда, дип әйтә ала.