ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

27 июнь Мәмдәл авыл җирлегендәге бюджет өлкәсендә эшләүчеләр юл буйларын, авыл урамнарын чүп үләннәреннән арындырырга чыктылар.

Мәмдәл авыл мәчете территориясендә төзелеш эшләре бара. Мәчет әйләнәсен балчык белән тигезләү, койма тоту эшләре инде башланды.

Алан-Бәксәр авыл җирлегенә кергән авылларда йорт яны территорияләрен матурлау дәвам итә. Елдан-ел авыл халкы үз йорт тирәләрен матурлауга күбрәк иһтибар бирә башлады. Капка-койма, су колонкалары буйларына чәчәк клумбалары, иске көпчәкләрдән, пластик шешәләрдән эшләнгән төрле фигуралар авыл урамнарына ямь биреп утыра.

28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 "Белем дөньясы" телепроектының  эфирга чыгу вакыты пәнҗешәмбедән чәршәмбегә күчерелә.  Хәзер һәр чәршәмбе 19.00 сәгатьтә ТНВ каналында “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруын карагыз. Тапшыру сезне  мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктыртачак.

Казанның 131-нче номерлы лицей укучысы Дмитрий Садыйков “Туймаада” Халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булып танылды. Ул – олылар лигасында химияне иң яхшы белүче.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Айбаш авыл җирлегендә йорт яны территорияләрен бизәү

Айбаш авыл җирлегендә "Чиста су буе" акциясе

Кодаш авылына юл салу


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Июль аенда Алан-Бәксәр авылында Үзәк һәм Гагарин урамнары киселешендә су колонкасына яңа өй ясап куелды. Ул агачтан әкияти теремок кебек итеп эшләнде. Янында утырып ял итәр өчен эскәмия дэ куелды. Теремок хәзер авылыбызны матурлап тора.
Алан-Бәксәр авылында христиан зыяраты территориясен киңәйтү һәм часовняны төзекләндерү мәсьәләсе буенча җыелыш булды. Анда Алан-Бәксәр һәм Алат спиртзаводы авылларыннан христиан динен тотучы гражданнар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International