ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

1 августта  ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазифасын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан җыелма командасын WorldSkills Competition һөнәри осталык чемпионатына әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

2016 елның 5-6 августында Татарстан Республикасында Идел буе федераль округы буенча мелиорация буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак. 

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның 28 көне эчендә Татарстанда исәпкә алынырга тиешле барлык авыл хуҗалыгы оешмаларының 69%ы, крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шәхси эшкуарларның 68%ы, гражданнарның коммерциягә карамаган берләшмәләренең 69%ы, шәһәр һәм авыл җирлекләрендәгражданнар хуҗалыкларының 86%ы исәпкә алынды.

Бүген Чаллыда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Startup Сабан туе - 2016ның иң перспективалы стартапларын тәкъдир итү булды.


31
июль, 2016 ел
якшәмбе

Казанның 5 бистәсендә тулысынча яки өлешчә Wi-Fi элемтәсе булдырылган. Алар арасында Алтан, Большие Клыки, Вознесенское, Залесный, Константиновка, Плодопитомник, Царицыно, Юдино.


30
июль, 2016 ел
шимбә

12-19 август көннәрендә Казанда информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада узачак.


29
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бейлорск университеты (Вако, АКШ) профессоры, Хисаплау машиналары ассоциациясе карамагында югары уку йортлары студентлары командалары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионаты директоры белән очрашты.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Мәмдәл авыл җирлегенә кергән Юртыш авылында яңа зиярат кору эшләре башланды. Бүгенге көндә баганалар утыртылып, сеткалары беркетелеп бара.

Суыксу авыл китапханәсе һәм Суыксу мәдәният йорты  хезмәткәрләре балалар белән экологик марафон үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International