ЯҢАЛЫКЛАР

3
август, 2016 ел
чәршәмбе
Һәр атнаның сишәмбе көнендә Суыксу авыл җирлегендә мусор җыела. 

2
август, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 2 августына республикада 635,8 мең га (планнан 43%) мәйданнан 1894,7мең тонна ашлык суктырып алынган, бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектардан уртача 29,8 центнер тәшкил итә.

Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча киңәшмә узды. Биредә Казан Федераль Университеты, Иннополис Университеты, ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы вәкилләре катнашты.  Ел саен үтә торган, 28 еллык тарихы булган ярыш Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Олимпиаданы үткәрү хокукына ия булу өчен Казан Япония һәм Әзербайҗан илләрендәге шәһәрләр белән ярышкан.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Россия Үзәк банкы тарафыннан яңа банкнотлар өчен уздырылган бәйге шактый кызу бара. Казан Кремле, “Кол Шәриф” мәчете, һәм Казан федераль университеты бинасы – бәйгенең беренче этабында Татарстан данын яклаган истәлекле урыннар.

3 августтан салым түләүче яңа сатып алган автомобиле яки торагы турында җаны теләгән салым инспекциясенә хәбәр итә ала. 

Күпьеллык күзәтүләр Татарстанда кышын да, җәен дә уртача һава температурасы сизелерлек күтәрелә баруын күрсәтә, ди синоптиклар. Быелгы җәй дә гадәттәгедән кызурак булды: үтеп киткән июль аенда һәм хәзер августта да уртача температура климатик нормалардан 6-7 градуска югарырак.

Әлмәттә бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар саны кимеми.

Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларында урын алу өчен шәһәрләр арасында кискен көрәш бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International