Яңа акчаларда Казан күренеше булсын өчен нишләргә кирәк?

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларында урын алу өчен шәһәрләр арасында кискен көрәш бара.

 

Теләгән һәр кеше яңа 200 сумлык купюра белән фотога төшеп, Россия банкының яңа банкнотларына эләгү өчен көрәш алып баручы Казаныбызга булыша ала. Яңа акчаның Казан Кремле сурәте белән нинди булачагын күзаллар өчен  шәһәрнең күренекле биш урынының берсенә барырга кирәк. Шунда ук купюра стенды янында фотога да төшеп була. Ә Казан Кремле кандидатурасына тагын да күбрәк булышасы килгәннәр өчен түбәндәге мәгълүмат: Әлеге фотоларны социаль челтәрләргә акциянең  #200казань төп хэштегы белән урнаштырырга кирәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International