Казанга бөтен дөньядан татар яшьләре җыела!

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 4-7 август көннәрендә Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырыла. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эченә “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм секцион утырышларны ала. Алар арасында – “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе лекторлары – Татарстан республикасының һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узачак.

4 нче август көнне “Бөтендөнья татар кафесы” үзачак, аның кысаларында оешмалар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләячәк һәм заманча татар музыкасы кичәсебулачак. Кичәдә электрон музыка, хип-хоп, джаз, соул жанрларында иҗат итүче Oscar & c7c5, Ittifaq төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

5 нче август көнне исә “Корстон” комплексында иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәдәният, җәмгыять һәм сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы узачак. Шул ук вакытта татар яшьләре оешмаларының“Проектлар аллеясы” да үтәчәк. Пленар утырыштан соң “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында секцияләр эшчәнлеге башланачак. Кич белән Алинә Шәрибҗанова һәм Эльмир Низамов катнашында “Калеб” әдәби-музыкаль кичәсе узачак.

6 нчы августта форумның барлык делегатлары катнашында Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе, җитәкче органнарны сайлау һәм форумның пленар утырышы ябылу тантанасы үзачак. Шулай ук Кырлай авылындагы Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль комплекска бару, Арчада шәһәр көнендә катнашу планлаштырыла. Шәһәр көнендә Форум делегатларына үзләренең иҗади чыгышларын Татарстанның атказанган артистлары белән бергә тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.

Форумның соңгы көнендә, ягъни 7 нче августта, “Иннополис” объектларына экскурсияһәм “Печән базары” оештырылачак.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла.

VII форум эшчәнлеге нәтиҗәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Координацион Советтан һәм рәистән торган идарә органы сайланачак. Шулай ук татар яшьләренең инициатив картасы кабул ителәчәк. Форум Советы - даими эшләүче идарә органына Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары керәчәк.

Бүгенге көндә Форум Бөтендөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора.

Белешмә:

Бөтендөнья татар яшьләре форумы (БТЯФ) 2004нче елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставы буенча форум ике елга бер тапкыр уздырыла. БТЯФ игьтибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү - Форумның максаты итеп билгеләнә. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә.

Журналистлар prtatforum@gmail.com электрон почтасы,

яки 8 917 271 21 24 номеры аша (Гиниятуллина Гузалия) аккредитация уза алачак. Аккредитация 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

Журналистларны теркәү 4 август көнне (К.Маркс урамы 38/5) сәг.8:00 -13:00 дә була.


Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International