Тхэквондо буенча дөнья чемпионаты старт алды

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 15 июльдә, "Ак Барс" көрәш сараенда ярышларның тантаналы ачылышы узды.  Мәртәбәле бәйгедә дөньяның 25 иленнән 350дән артык спортчы катнаша. Россия данын яклаучы 164 спортчы арасында Татарстаннан да 8 кеше бар. Алар – Булат Гардеев, Тимур Хәбибуллин, Радик Гыйззәтуллин, Анна Третьякова, Васиф Гюллахмедов, Альберт Зәйдуллин (барысы да Чаллыдан), шулай ук Казаннан – Гадел Хәлилов һәм Роман Комлев.


Дөнья чемпионаты инде 10 нчы тапкыр уздырыла. Моңа кадәр турнир ике тапкыр Россиядә үткәрелгән иде инде: 1993 елда – Мәскәүдә, 2004 елда – Архангельск шәһәрендә.

 

Көч сынашулар "Ак Барс" көрәш сраенда – 15,16 һәм 17 июльдә (9:00-20:00 сәгатьләрдә) үткәрелә. Моннан тыш 18 июльдә спортка беренче адымнарын ясаучылар арасында ярыш – төсле билбау фестивале дә уза. Анысында 6 яше тулган балалар кертелә.


МА "Интертат"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International