14-нче июль көнне 2016-нчы елгы V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы ахырына якынлашты: соңгы көнне иң актив катнашучыларны, әйдаман абый-апаларны, оештыру комитетын, җитәкчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Быелгы Форум барлык ышанычларны аклады.
Татарстан Республикасында 2016-нчы ел экология һәм экологик тәрбия бирүгә багышланган. Шуңа да Форумның темасы да табигать дөньясына кагылышлы: «Күңел экологиясеннән – табигать экологиясенә» дип атала иде. Теманың исеме тулычынча җисеменә туры килде: Форум территориясендә урнашкан экологик арт-объектлар тулы көченә эшләде, чүп җыю үрнәк рәвешендә сортларга бүленеп махсус савытларда алып барылды, махсус дәресләр, лекцияләр һәм остаханәләр уздырылды.
Дәресләр дигәннән: Форумның уку-укыту программасы кызыклы һәм файдалы. Республикабызның гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән танылган, уңышлы шәхесләр балаларга белем бирде, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Марат Бариев, су полосы буенча Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров, Халыкара класслы атказанган спорт мастеры Юрий Панов, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион уены катнашучысы Ровшан Аскеров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, «Бизнес ангел» проектының җитәкчесе, башлап җибәрүчесе Аркадий Морейнис, һ.б. да бар иде.
Төп кунак буларак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та Сәләт Форумында кунак булып китте. «Сәләт – республикабыз яшьләре өчен уникаль мәйданчык», – дип югары бәясен бирде.
Уку-укыту программасыннан тыш күңел ачу чаралары һәм спорт уеннары уздырылды. Егет-кызлар футбол, волейбол, стритбол һәм шахмат кебек спорт төрләрендә көчләрен сынаша алдылар.
Бүләкләү тантанасында иң беренче итеп сүз Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмиргә бирелде. «6 көнлек форум бер мизгелдә үтте дә китте. Тик бу мизгел үзе бер тормыш кебек узды. Сездән бөркелгән энергия, дәрт, көч – күңелләрне канатландырды. Рәхмәт сезгә, сәлкешләр! Рәхмәт, оештыручылар!» – дип белдерде ул.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков сәлкешләрне киләсе елга да изге Биләр җирендә көтеп калуларын җиткерде: «Инде ничә ел рәттән бар тирә-якны шаулатып Форумны үткәрәбез, елдан-ел үсәбез, мөмкинлекләребез дә арта. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевка аерым рәхмәт! Биләр музей-тыюлыгы ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, рәхим итегез!»
Котлау сүзләреннән соң әләмнәр төшерелде, иң-иңнәр сәхнәгә чакырылды. Уку-укыту программасы буенча иң актив 13 бала, 3 алан бүләкләнде, әйдаман абый-апаларга, оештыру комитеты әгъзаларына 2-нче, 3-нче дәрәҗәләр, җитәкчеләргә шәмәхә футболкалар, 20 еллык юбилей фестивале уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аланнары тәкъдим итү буенча кечкенә аланнар арасында «Сәләт-Батыр», зурларында «Сәләт-Раушан» җиңү яулады. 3 иң шәп алан дип «Сәләт-Бөгелмә», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Яр Чаллы» танылды. Шулай ук «Мин-ECO» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды: җиңүчеләргә ноутбук, айпад һәм айфон бүләк ителде. Афәрин, яшьләр! Афәрин, Сәләт форумы! Киләсе елда күрешкәнгә кадәр!