30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елның 4 нче кварталында терлекчелек предприятиеләре эшчәнлегендә алга куелган җитештерү-икътисадый күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү мәсьәләләре һәм 2017-2018 елларга үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислек итүендә узды.
Самарада узучы "Россиянең ел укытучысы" - 2016 Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабы дәвам итә. Бүген көн тәртибендә "Белем бирү проекты" биреме. Җирәбә салып, 15 укытучы биш кешедән торган өч төркемгә бүленәчәк. Иртә белән һәм төркем 15 минут эчендә проект темасын билгели, ә берничә сәгатьтән Зур жюри, ата-аналар һәм балалардан торган жюри хөкеменә үз эшенең нәтиҗәсен тәкъдим итәчәк. Чыгыш ясау өчен аларга 20 минут бирелә.
Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыяте Казанда V конгрессын уздырачак. Чара 4-8 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Русский мир" фонды теләктәшлегендә узачак.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә бүген 25 яшь тулды. Оешманы чирек гасырлык юбилее белән тәбрик итәргә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
5нче октябрь көнне Россиядә Укытучылар көне бәйрәм ителә. Шушы зур бәйрәм уңаеннан Вконтакте, Twitter, Facebook, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтенроссия күләмендә «#любимыйучитель» - « #яратканукытучы» акциясе старт ала.
Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумының ике студенты - Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов «Euroskills-2016» чемпионатына Россия җыелма командасы составында бару өчен көрәштә җиңү яуладылар. Аларның компетенциясе - "Мобиль робототехника". Бәйге кичә Мәскәү дәүләт машина төзү университетында тәмамланды.