Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессын узачак

2016 елның 30 сентябре, җомга

Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыяте Казанда V конгрессын уздырачак. Чара 4-8 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Русский мир" фонды теләктәшлегендә узачак.

 Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессы ватаныбыз рус телчеләре чын мәгънәсендә "ел вакыйгасы" булырга ошаган: 4-8 нче октябрьдә Татарстан башкаласы 600гә якын кунак кабул итәчәк. Алар арасында мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, методистлар, галимнәр сәнгать белгечләре, федераль һәм региональ хакимият органнары, уку-укыту әдәбиятын бастыручы нәшрият вәкилләре.

"Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессында илебезнең 50 регионыннан 77 шәһәр вәкиле катнаша. Катнашучылар арасында фән докторалары өлеше 31%, кандидатлар -- 44%. Мондый саннар чарага һичшиксез фәнни фикер алышуның югары дәрәҗәсен гарантияли",-дип ассызыклады  Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең президенты, профессор Л.А. Вербицкая.

Конгресс программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International